Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 февраль 2021, 10:57

Башкортстанның урман янгыннары станцияләре 2021 ел мизгеленә әзер

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутинКичә Башкортстан Республикасында урман янгыннары станцияләренең урманнарда янгын хәвефле мизгел башлануга әзерлеге тикшерелде. Моның өчен БР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм БР Урман янгыннары үзәге учреждениесе вәкилләре кергән махсус комиссия булдырылды.

-Тикшерү барышында урман янгыннарын сүндерү техникасы, инвентарь һәм җиһазлар каралды, аларның эшкә яраклылыгы, комплектлылыгы тикшерелде, - дип аңлата Урман янгыннары үзәге директоры Айрат Йосыпов. – Тикшерү нәтиҗәләре буенча республиканың барлык урман янгыннары станцияләренең дә урман янгыннарын сүндерүгә әзер булулары ачыкланды.
Шулай ук шушы көннәрдә Башкортстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы Башкортстан Республикасының Урман янгыннарын кисәтү һәм аларны сүндерү үзәге белән берлектә янгын хәвефле мизгел килер алдыннан Төбәк диспетчерлык хезмәте белгечләрен укытуны оештырды.
Хәтерегезгә төшерәбез, Башкортстанда узган елның янгын хәвефле мизгеле катлаулы булды, шулай булса да «Урманнарны саклау» федераль проектының максатлы күрсәткече (ел йомгаклары буенча зыянны 18,3 млн сумнан арттырмау) үтәлде. Моңа федераль проект кысаларында сатып алынган һәм янгын хәвефле мизгел башланганчы ук ведомствода булган учреждениеләргә таратып бирелгән яңа урман янгыннарын сүндерү техникасы аркасында ирешеп булды.
https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/67569
Читайте нас: