Якты юлдан
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 февраль 2021, 12:52

Халык исәбен алу көннәре күчерелә

Русиядә халык санын алу 2021 елның апреленнән сентябрьгә күчерелә.

Бу хакта "Росстат" хәбәр итте. Хәбәрдә әйтелгәнчә, хәзерге вакытта илдә "COVID-19 инфекциясенә бәйле хәлләр яхшырып килә", шулай да халык санын алу өчен тагын да иминрәк чор сайланган.
Белгечләр фикеренчә, моның өчен иң кулай вакыт – сентябрь. Бу вакытта халыкның күпчелеге, ял итү урыннарыннан кайтып, өйдә булачак, көннәр җылырак торачак һәм респиратор вируслы чирләр азрак таралачак.
Җанисәпнең беренче нәтиҗәләре - 2022 ел башында, йомгаклау нәтиҗәләре 2023 елда гына чыгар дип көтелә.
Русиядә халык исәбен алу былтыргы сентябрьдән шушы елның апреленә күчерелгән иде.
https://kamatannari.rbsmi.ru
Читайте нас: