Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 февраль 2021, 12:10

Атна буе салкын булачак

Республикада 8-12 февраль көннәрендә һава торышы салкын арктик фронт узуы белән билгеләнәчәк.

Эш атнасының беренче яртысы аеруча салкын булмакчы. Дүшәмбедән чәршәмбегә кадәр республиканың үзәк районнарында термометр баганасы –19дан – 22 градуска кадәр салкынны күрсәтәчәк. Ә төнлә – 28 градускача суытачак. Салкыннарга ачы җил дә өстәлмәкче. Аның тизлеге аерым районнарда секундына 11 метрга кадәр җитәчәк.
Атнакич көнне бераз җылыта башлаячак. 11-12 февральдә көндез Уфада –10 градус салкын булмакчы, күпләп кар явуы ихтимал. Илнең Европа өлешеннән һава массалары килү сәбәпле, ялларга синоптиклар тагы да ныграк җылытуны фаразлый. Мәсәлән, якшәмбе көнне, 14 февральдә башкалабыз Уфада нибары –2 градус салкын булмакчы.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: