Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 февраль 2021, 11:09

Кинәт суытачак

Кышның ялгышуымы әллә: соңгы вакытта ул язны хәтерләтә башлады. Иртән кошлар сайрый, көндез кыеклардан тамчылар тама...

Әмма җылы көннәр тиздән тәмамланачак. Бу ялларга һава температурасы кинәт түбәнәячәк, дип фараз бирә синоптиклар.
Әйтик, “Гисметео” порталы мәгълүматлары буенча, 6 февральдә Уфада һава температурасы көндез “плюс” билгесенә якын булса, якшәмбе төнгә карый кинәт -13 градуска төшәчәк.
Алдагы атна исә салкын булачак. Термометр баганалары төнен -30 градуска кадәр җитәчәк. Явым-төшем көтелми.
Мондый һава торышы бар республика буенча күзәтеләчәк.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: