Якты юлдан
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 гыйнвар 2021, 12:27

Песков Путинның Федераль җыелышка мөрәҗәгатьнамәсе турындагы сорауга җавап бирде

Русия Президенты Владимир Путинның Федераль җыелышка мөрәҗәгатьнамәсен игълан итү датасы һәм форматы әлегә билгеләнмәгән, дип белдерде Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков, журналистларның соравына җавап биреп.

«Форматка килгәндә берни дә әйтә алмыйм. Барысы да эпидемиологик хәлгә бәйле булачак», - диде ул. Песков чараның детальләре турында журналистларга вакытында хәбәр итәчәкләрен белдерде.
Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары Президентның Федераль җыелышка мөрәҗәгатьнәмәсенең февраль уртасында узу мөмкинлеген язган иделәр.
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru
Читайте нас: