Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 гыйнвар 2021, 00:11

Барлык мәдәният учреждениеләре дә эшләде

Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова 2020 елга йомгак ясады.

2020 елда катлаулы санитар-эпидемиологик шартлар булуга карамастан барлык мәдәният учреждениеләр эшләде. 30 млн.нан артык тамашачыны җәлеп итеп 10 меңгә якын чара үткәрелде.
Пандемия чорында без мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген онлайн форматка күчердек. Мәдәният интернет-ресурсларын 5 млн.га якын тамашачы кереп карады. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга күбрәк. Интернет киңлекләрендә мәдәният активлыгы буенча республика 2 млн.нан артык халкы булган төбәкләр арасында өченче урында тора.
2020 ел ике мөһим вакыйгага - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм Русиядә Хәтер һәм дан елына бәйле булды. Күпчелек чаралар әлеге истәлекле даталар кысаларында үткәрелде.
Аеруча игътибарны хәйриялек проектларына, инвалидлар белән эшләүгә, сәләтле балалар һәм яшьләр белән эшләүгә бүлдек.
Башкортстан республикасының мәдәни тормышындагы ел вакыйгасы буларак Джузеппе Вердиның операсы “Аттила”ны тарихи сәхнәсендә - Русиянең Зур театрында уйналуы булды.
Беренче тапкыр иң яхшы башкорт милли костюмын булдыруга багышланган “Тамга” халыкара конкурс оештырылды. Заманча башкорт җыры “Йәшлек шоу” фестивале һәм “Сылукай” матурлык бәйгесе яңа бөтенрусия дәрәҗәсенә чыкты. Русиянең 6 төбәгендә башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре ачылды.
2020 ел дәвамында федераль бюджет һәм республика бюджеты хисабына 50 мәдәният учреждениесе булдырылган һәм төзекләндерелгән. Алар арасында 15е - “Җирле мәдәният йорты” проекты хисабына, 15е - мәдәният министрлыгы планы буенча, 20се - милли проект кысаларында матди-техник базасын ныгыткан. Әлеге объектларны сафка бастыру өчен 900 млн сумга якын акча тотылган. Урындагы бюджет чаралары ярдәмендә 92,5 млн сумга 298 мәдәни объект төзекләндерелгән. Шулай итеп 2020 елда җәмгысе 1 млрд сумга 316 мәдәният учагы төзекләндерелгән. Моңарчы бездә мондый хәлнең булганы юк иде.
Узган елда федераль бюджеттан 335 млн сум җәлеп ителгән, шуларның 219, 5 млн сумы – “Мәдәният” милли проекты кысасында.
Мәдәнияткә юнәлтелгән федераль чаралар, 2019 ел белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга арткан.
Билгеле сәбәпләр аркасында без 2020 елда тамашачылар җыю буенча ел башында куелган планнарны үти алмадык. Ел башында 50 млн. тамашачы мәдәни чараларны күрергә тиеш иде. Пандемия чорында план күләме 26,25 млн кешегә киметелде. Чамалап исәпләүләр буенча 30 млн тамашачы мәдәни чараларга тамаша кылган.
2021 елга төп бурычлар:
1.“Мәдәният” милли проектын тормышка ашыруны дәвам итү;
  1. Уфаның 450 еллыгына әзерләнү;
  2. Альбанов исемендәге полярниклар музеен булдыру;
  3. Цирк, урыс драма театры һәм курчак театрын реконструкцияләүне башлау;
    5. 2020 елда үткәрелергә тиешле, әмма үтми калган чараларны да үткәрү дәвам итә.
  4. https://omet-rb.rbsmi.ru/
  5. Читайте нас: