Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 декабрь 2020, 11:13

Башкортстанда «Канатлы калейдоскоп» конкурсы узачак

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостанЯңа ел каникуллары вакытында, 2021 елның 2 гыйнварында БР Мәгариф һәм фән министрлыгы, БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, Республика балалар экология-биология үзәге булышлыгында «Канатлы калейдоскоп» конкурсы узачак. Ул ике өлештән торачак. 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр республиканың барлык районнарында да үз кулларың белән җимлек ясау буенча осталык дәресләре узачак. Һәр муниципалитет иң яхшы җимлекнең фотосын бәяләү өчен төбәк оештыру комитетының жюри әгъзаларына җибәрәчәк.

14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр теләгән һәр кеше «Знаток-орнитолог» онлайн викторинасында катнашып, орнитология буенча белемен тикшереп карый алачак (викторинага сылтау Республика балалар экология-биология үзәгенең Вконтакте социаль челтәрендәге төркемендә 2020 елның 25 декабрендә урнаштырылачак).
Чара «Экология» милли проектының «Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү комплекслы системасы» төбәк проекты ярдәмендә оештырылачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр, призерлар билгеләнәчәк, алар конкурсны оештыручылардан истәлекле дипломнар һәм призлар алачак.
https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/52704
Читайте нас: