Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 декабрь 2020, 11:07

Буалар чиста булсын!

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостанБашкортстанда Потеха елгасындагы буа чистартыла башлады.

Благовещенскида Потеха елгасындагы буа чистартыла башлады. Бу Башкортстанда “Экология” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Билгеле булуынча, Буа XVIII гасырда бакыр эретү заводы ихтыяҗлары өчен барлыкка килгән. Хәзер сулык периметры буенча шәхси сектор урнашкан, көньяк һәм көньяк-көнбатыш яктан — арматура заводы.
Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, сулыкның торышы урындагы халыкта борчу тудыра. Алар елның җылы вакытында буадан начар ис килүгә зарлана. Белгечләр су объектының нык тончыгуын, яшелләнүен, үсемлекләр басып китүен билгеләп үтте. — Гомумдәүләт проекты чаралары барышында гомум озынлыгы 1,94 км булган участокларны чистартырга планлаштыралар. Нәтиҗәдә, 36 меңнән артык урындагы кеше экологик яшәү шартлары яхшыруын бәяли алачак, — дип билгели Росводресурслар җитәкчесе урынбасары Наталия Сологуб.
Федераль бюджеттан буаны чистартуга 66 миллион сумнан артык акча каралган.
Эшләрне 2022 ел ахырына кадәр төгәлләргә планлаштыралар.
https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/50780

Читайте нас: