Якты юлдан
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 декабрь 2020, 17:36

ЗАРАРЛЫ КОРТКЫЧЛАР ТАПКАННАР

Әзербайҗаннан алма белән помидор кертү тыела.

“Россельхознадзор” 10 декабрьдән Русиягә Әзербайҗаннан алма һәм помидор кертүне тыя, диелә хәбәрдә.
Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, илдә зарарлы корткычларны кертү һәм таратуны булдырмас өчен Русиягә 2020 елның 10 декабреннән Әзербайҗаннан томат һәм алма кертү тыела.
“Россельхознадзор”да шулай ук агымдагы елның 22 октябреннән Әзербайҗан алмаларында һәм помидорларында Көньяк Америка томат көясе (Tuta absoluta (Povolny) һәм Көнчыгыш җиләк-җимеш кисүче (Grapholita molesta (Busck) табылуның 17 очрагы теркәлгән, дип ачыклыйлар.
https://askinskajanov-t.rbsmi.ru
Фото: trk7.ru
Читайте нас: