Якты юлдан
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 декабрь 2020, 16:36

Яңа янгын кагыйдәләре гамәлгә керә

2021 елның 1 гыйнварыннан торак пунктлардагы шәхси йортлар территориясендә учак яндыру тыелачак.

"Учак ягу, ашарга пешерү махсус билгеләнгән һәм җиһазландырылган урыннарда гына башкарылырга тиеш. Торак пунктларның гомуми җирләрендә, шулай ук ​​торак пунктлар территориясендә урнашкан шәхси хуҗалыклар территориясендә чүп – чар, үлән, яфрак һәм башка көнкүреш калдыклары яндыру тыела”,- диелә документта.
Янгын режимының гамәлдәге кагыйдәләре нигезендә, торак пунктларның гомуми җирләрендә генә ачык ут ягу, чүп-чар һәм үлән яндыру тыела иде. Шәхси хуҗалыкларга бу таләпләр кагылмады. Моннан тыш, киләсе елдан башлап, торак биналарга, бакча йортларына, күчемсез милеккә, шулай ук ​ бакчачылыкның уртак милке янында янучан калдыкларын һәм чүп-чар өемнәре оештыру мөмкин булмаячак. Элегрәк бу норма янгын режимы таләпләрендә бөтенләй юк иде.
Яңа кагыйдәләр 2026 елга кадәр гамәлдә булачак, шуннан соң алар вакыт таләпләренә туры китереп яңадан каралачак. Аларны үтәмәгән өчен Административ кодексның 20.4 маддәсе ("Янгын хәвефе таләпләрен бозу") гражданнарга 2 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф салуны күздә тота. Кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә янгын чыккан очракта 5 мең сумга кадәр штраф каралган.
https://kamatannari.rbsmi.ru
Читайте нас: