Якты юлдан
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 декабрь 2020, 12:22

ЯНГЫН ИКЕ САБЫЙНЫҢ ГОМЕРЕН ӨЗДЕ...

Бүген төнлә Бишбүләк районында коточкыч фаҗига булган

Башкортстанның Бишбүләк районында 8 декабрьдә төнлә Кече Мәнәвез авылындагы торак йортта янгын чыккан. Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткаручылары һәм чаралары, Михайловка һәм Кош-Елга авыл советларының ирекле янгын сүндерүчеләре җибәрелгән.
Янгын сүндерүчеләр ике фатирлы кирпеч йортның януын ачыклаганнар. Йортның зурлыгы 22х8 метр. Утны сүндерүгә биш берәмлек техника һәм 16 кеше җәлеп ителгән.
“Янгынны сүндергәндә дүрт кеше һәлак булуы ачыкланган: 1993 елда туган ир, 1993 елда туган хатын, 2013 һәм 2016 елларда туган ике бала", — дип хәбәр итә Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Янгынның һәм килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана.
https://alluki.rbsmi.ru
Фото:.bashinform.ru
Читайте нас: