Якты юлдан
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 декабрь 2020, 12:31

Яңа ел каникуллары озайтылырмы?

Коронавирус йоктыручылар саны һаман кимеми. Мондый шартларда мәктәп укучыларының яңа ел каникуллары озайтылырмы дигән сорау еш ишетелә башлады. Югыйсә, көзге каникуллар шактый озын гына булды.

Башкортстан мәгариф министры Айбулат Хаҗин “Башкортостан” телеканалына биргән интервьюсында әлеге сорауга да тукталды.
“График буенча безнең каникуллар 11 гыйнварга кадәр каралган. Аннары укулар башланырга тиеш, – диде ул. – Әмма әлеге вакытта федераль дәрәҗәдә икенче яртыеллыкта уку-укыту графигы буенча фикер алышулар бара. Ковид-19 буенча федераль оператив штабта карар кабул ителгәч, без, әлбәттә, бу мәгълүматны укучыларга да, ата-аналарга да җиткерәчәкбез”.
Мәктәпләрдә икенче чирек 30 декабрьдә тәмамланачак. Бу – каникуллар алдыннан соңгы уку көне булачак, дип белдерде министр.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Читайте нас: