Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 март 2019, 13:12

Урманны арендага бирү тәртибе үзгәрәчәк

Төзелеш өчен урман алуга электрон чиратт[center][/center]а Башкортстанда яшәүче 12 мең кеше тора. Урман кисәргә рөхсәт алу өчен сигез ел чиратта торырга кирәк. Бүген Караидел районында барган урман форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров шушы проблеманы күтәрде.

Әлеге мәсьәләнең бөтен кискенлеген искә алып, ул йорт төзү өчен үз җир участоклары булган кешеләргә ташламалы рәвештә урман алуны беркетергә тәкъдим итте. Шул ук вакытта республика җитәкчесе халыкка катгый таләпләрне бетерергә кушты.

"Домокомплект" республика программасы кысаларында соңгы елда нибары 60 йорт комплекты сатылган.

- Бу бик аз. Кирәк булса, әлеге программа буенча сизелерлек алга китеш өчен 150 миллион сум табачакбыз, - диде республика җитәкчесе һәм тиешле ведомстволарга йөкләмә бирде.

- Урман диләнкәләрен арендага бирү тәртибен яңадан карарга кирәк. Аукционнар урынына, агач эшкәртү җиһазлары булган әзерләүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алырга кирәк. Югыйсә, аукционнар аша урманны компьютерлар сату белән шөгыльләнүче компанияләр ала дигән сүз, - дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Читайте нас: