Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 март 2019, 12:58

Хәбиров белән селфи

Мәктәп укучылары көтмәгәндә республика җитәкчесе белән очрашты.

"Уфа"-"Динамо" футбол матчыннан соң, бер төркем үсмер малайлар футболчыларның чыкканын көтеп тора. Көтмәгәндә алар чыгасы ишектән республика җитәкчесе Радий Хәбиров күренә.

Ул малайларга бергә җыелып фотога төшәргә тәкъдим итә. Әмма алар аерым селфи сорый.

Фотога төшкән арада, укучылар аның белән сөйләшергә дә өлгерә. Әлбәттә, алар биш көнлек уку атнасы турында белешә.

- Кайбер мәктәпләрдә - апрель аеннан, калганнарында киләсе уку елыннан атнасына биш көн уку булачак, - ди Радий Фәрит улы.

Спорт сючеләр белән ун минутлап аралашкач, ул "Салават Юлаев" белән "Магнитогорск" хоккей клублары уенына юллана.
Читайте нас: