Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 март 2019, 12:14

Башкортстанның 100 еллыгына нинди чаралар үтәчәк?

1 мартта «Башинформ» агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Республика Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарә начальнигы Урал Килсенбаев һәм мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Башкортстан оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан үткәреләчәк иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чаралар турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.

Быел Башкортстанның 100 еллыгына багышланган 50дән артык объектны файдалануга тапшыру планлаштырыла.


Апрельдә - “Башкортстан урыслары Соборы” төбәк иҗтимагый оешмасының V съезды, июньдә V Бөтендөнья башкортлары корылтае үтәчәк.


6 мартта Мәскәү Халыкара музыка йортында Башкортстанда туган солистлар катнашлыгында зур концерт узачак. Концертта танылган якташыбыз, күренекле скрипкачы-виртуоз һәм дирижер Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Русия милли филармония оркестры катнашачак. Шулай ук республика мәдәнияте турында фото һәм видеоматериаллар тәкъдим ителәчәк. Концертка Сибай шәһәренең сәләтле балалары чакырыла. Алар өчен ил башкаласы буенча экскурсия оештырылачак.


12-13 мартта Федерация Советында Башкортстан көннәре үтәчәк.


17 мартта режиссер Булат Йосыповның «Беренче республика» дигән тулы метражлы фильмының премьерасы булачак. Лента Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышлана.


23 мартта «Башкортостан» дәүләт концерт залында «Башкортстан турында поэма» дигән тантаналы концерт узачак, анда республиканың иң яхшы иҗат коллективлары, артистлар Илдар һәм Әскар Абдразаковлар, Алсу Сафина, «Голос» тамашасы финалчылары чыгыш ясаячак.

Читайте нас: