Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 март 2019, 17:40

Авыл урамнарында асфальт булырга тиеш!

Бүгенге оператив киңәшмәдә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәктә “Туган урамым” дип аталган яңа программа кабул ителәчәген белдерде.

Аның асылы шуннан гыйбарәт: бүген үсеш кичерүче һәр авылда һичьюгы бер урам булса да асфальтланган булырга тиеш.

— Ул 200 метр яисә 1,5 чакрым ара булсын, ләкин анда асфальт түшәлергә тиеш. Авыл халкы бигрәк тә язлы-көзле үзләрен уңайлы тойсын, җәен дә урамнарда тузан очмасын өчен, — диде Радий Фәрит улы һәм программаның 2024 елга кадәр дәвам итәчәген ассызыклады.
Читайте нас: