Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 февраль 2019, 13:01

Үзәктә — санлы икътисадны үстерү

Кичә Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Ростелеком” җәмгыяте президенты Михаил Осеевский белән очрашты.

Анда, шулай ук, компаниянең төбәк подразделениеләре җитәкчеләре, профильле министрлык һәм ведомстволар вәкилләре катнашты. Очрашуда санлы икътисадны үстерү буенча инфраструктура проекты һәм программаларны гамәлгә ашыру кысаларында үзара бәйләнеш мәсьәләләре тикшерелде.

— “Ростелеком” — безнең күптәнге һәм ышанычлы партнер. Аның телекоммуникация хезмәтләре күрсәтү базарында иң эре оператор булуын яхшы аңлыйбыз, — диде Радий Хәбиров. — Безне озайлы мөнәсәбәтләр, әлеге вакытта гамәлгә ашырылучы кызыклы проектлар бәйли.

Михаил Осеевский белдерүенчә, компания бизнес һәм халык өчен генә түгел, дәүләткә дә комплекслы продуктлар тәкъдим итәргә әзер. Ул Башкортстан территориясендә “Хәвефсез шәһәр” һәм “Акыллы шәһәр” программаларын гамәлгә ашыруда катнашачагын белдерде.

Аерым алганда юл хәрәкәте идарәсе системасын кертү, юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү, юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә контрольлек итү турында сүз барды. Михаил Осеевский белдерүенчә, компания тиешле инфраструктура булдыру буенча зур тәҗрибә туплаган.
Читайте нас: