Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 февраль 2019, 17:18

Дмитрий Медведев: "Көнкүреш калдыкларын чыгару өчен түләүләрне контрольдә тотарга кирәк"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үткәргән видеоконференция форматындагы селектор киңәшмәсендә катнашты.

Премьер-министр әйтүенчә, көнкүреш калдыклары әйләнешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүгә кагылышлы барлык вакәләтләр Русия Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында тупланган. "Русия экология операторы" барлык төбәк операторлары эшчәнлеген контрольдә тота.

- Әлегә барлык башлангычлар, үзгәрешләр тоткарлыксыз башкарыла, - ди Дмитрий Медведев. - Максат әлеге тармакны үзгәртеп корудан гына тормый, иң мөһиме - чүп-чар чыгару өчен хакларның нигезсез һәм кинәт күтәрелүенә каршы тору. Әлеге теманы аерым контрольдә тоту кирәк, бигрәк тә Монополиягә каршы федераль хезмәткә. Кайсыбер төбәкләрдә хаклы ялдагыларга, инвалидларга, күпбалалы гаиләләргә ташламалы тарифлар куелды. Бу яхшы. Губернаторларга бу тәҗрибәгә игътибар итүне сорар идем.
Читайте нас: