Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 гыйнвар 2019, 18:01

Радий Хәбиров белән бәйләнештә булыгыз!

"ВКонтакте" социаль челтәре хакимияте республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның битен рәсми рәвештә раслаган. Аның исеме янында сәясәтченең чын аккаунты икәнен белдергән махсус билге пәйда булган.

Социаль челтәр кагыйдәләре буенча, расланганнан соң Радий Хәбировның бите эзләгәндә беренче булып килеп чыгачак. Шул рәвешле чит битләр республика җитәкчесеннән ярдәм эзләгән кешеләр күз уңына эләкмәячәк.

Әле аның "ВКонтакте" битендә 104 мең язылучы исәпләнә.

Шулай ук Радий Хәбиров башка социаль челтәрләргә аккаунтларын раслау турында запрослар җибәргән. Аның "Инстаграм"да, "Фейсбук"та, "Одноклассники"да битләре ачылган.
Читайте нас: