Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 гыйнвар 2019, 16:38

Мин әйттем дә бетте!

Бүгенге киңәшмәдә республика җитәкчесе чүп-чар чыгарган өчен бәяне киметүне таләп итүе турында искә төшерде.

Аның фикеренчә, шәһәр халкы өчен ул — 70, элек чүп-чар чыгару оештырылмаган авылларда яшәүчеләр өчен 35 сумнан артмаска тиеш.

— Социаль-икътисади хәлдән, безнең халыкның хәленнән чыгып, мин 70 һәм 35 саннарын атаган идем. Мине ишетегез, башка саннарны кабул итмәячәкмен, — дип ассызыклады ул.

Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев бу күрсәтмәнең үтәләчәген белдерде.

Яңа коммуналь хезмәт өчен түләү квитанцияләрендә 25 гыйнвардан соң махсус графа барлыкка килергә тиеш. Ләкин бүген үк яңа графаны куеп китерүчеләр дә бар икән. Бу законга каршы килә, дип белдерде республика җитәкчесе һәм икеләтә түләү булмасын өчен әлеге хәлне аерым контрольгә алырга тәкъдим итте.
Читайте нас: