Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 декабрь 2018, 11:19

Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтайга беренче юлламасын җиткерәчәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров 18 декабрьдә республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтайга беренче юлламасын тәкъдим итәчәк.

Юлламада республика җитәкчесе төбәк үсешенең алдагы һәм озак вакытка исәпләнгән перспективаларының стратегик юнәлешләрен билгеләячәк.

Еллык юлламаны беренче тапкыр “Торатау Конгресс-холл”ында игълан итәчәкләр. Традиция буенча, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларыннан тыш, анда дәүләт хакимияте, предприятие җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешма вәкилләре катнашачак.

Быелгы юлламаның яңалыгы булып, Радий Хәбировның шәхси чакыруы буенча тантанада хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән кешеләр булачак.

Тантананың туры трансляциясен "БСТ", “Башкортстан 24” телеканаллары, “Спутник ФМ”, “Юлдаш” радиостанцияләре алып барачак. Шулай ук "bash.news "сайтында, “БСТ Youtube” каналында, “Вконтакте” социаль челтәрендә интернет-трансляция оештырылачак. Трансляция 18 декабрьдә 10.00 сәгатьтә башлана.
Читайте нас: