Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
17 февраль 2021, 11:22

"Без - иң бай кешеләр!"

Муллагалиевлар гаиләсе өч малайга баеды!

Уфаның Республика перинаталь үзәгеннән быел беренче тапкыр өч игезәкне чыгардылар.
Муллагалиевлар гаиләсендә өч малай дөньяга килде. Алинә һәм Венер яңа туган сабыйларга Таһир, Тамерлан һәм Тимур дигән исемнәр биргәннәр.
Бәхетле күпбалалы әти Венер сөйләвенчә, аларның зур гаиләсе өч игезәк бала тууга бик шат. "Өч бала булачагын белгәч, мин шок хәлендә идем. Йөз тапкыр сораганмындыр", - ди ул.
Алинә һәм Венер өч ел элек өйләнешәләр. Икесе дә Бишбүләк районыннан. Йөрәге астында берьюлы өч сабыйны йөртүе хакында 25 яшьлек хатын иртә срокта ук белә. Тик бу яшь ата-аналарны куркытмый. Йөклелек җиңел булмый, балалар җитлекми туган, аларны дәваханәдә ике айдан артык тотарга туры килгән.
Күпбалалы ата-ана перинаталь үзәкнең медперсоналына ярдәм итүләре өчен зур рәхмәтләрен белдерә.
"Без хәзер — иң бай кешеләр", - ди Венер.
Әлегә гаилә ипотекага сатып алынган бер бүлмәле фатирда яши. Киләчәктә зур йорт салып чыгарга хыялланалар.
https://kiziltan.ru
Читайте нас: