Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
12 ноябрь 2020, 11:30

Игелекле кеше игелекле эш башкара

Дүсән авылында яшәүче һәр кешенең бурычы - зиратны тәртиптә тоту.

Ул зәвыклы күренсен өчен яңа койма куярга кирәк: иске агач койма авышкан, ә урыны белән бөтенләй юк. Шушы көннәрдә авыл халкы, яңгыр явуга, көчле җил булуга карамастан, зиратны төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр, тырышып эшләделәр.
Өмәләрдә актив катнашучыларның барысына да рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Туган авылны төзекләндерүгә керткән өлешләре, битараф булмаганнары өчен рәхмәт!
Рәйлә САДРОВА,
Биккол авыл Советы авыл биләмәсенең яшьләр эше буенча белгече.
Автор фотосы.
Читайте нас: