Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
23 сентябрь 2020, 11:55

Авыллар туганлашты

Хәзердән башлап Бәләбәй районының Берек-Алга белән Бишбүләк районының Кече Мәнәвез авылларын елга гына берләштерми.

Кече Мәнәвез авылындагы Ф.Н. Вуколов-Эрлик исемендәге җәмәгать музеенда булып, экспонатларны карап чыккач, аның директоры Марина Николаева белән аралаштым. Чуваш халкының бөек улы, язучы, композитор, драматург, Башкортстанда чуваш радиотапшырулар оештыручы, «Бәхет эзләүчеләр» повесте авторы Филипп Николаевич Вуколов-Эрликка багышланган стенд янында Марина Алексеевна кыскача музей барлыкка килү тарихы турында сөйләде.
Аннары без яңа проект уйлап таптык: авыллар белән туганлашырга. Хезмәттәшлеккә беренче адым ясадык — китаплар белән алмаштык.
Марина Алексеевна сүзләренә караганда, татар һәм чуваш мәдәниятләре гасырлар буе бердәм булган — бергә үрелгән. Башта музей чуваш мәдәниятенең мәдәни үзәге буларак планлаштырылган иде, әмма практика күрсәткәнчә, чикләнергә һәм «үз казаныңда гына кайнарга» түгел, башка культуралар өчен дә ачык булырга кирәк.
Марина Николаева әтисе Алексей Родионов белән Берек-Алгага җавап визиты белән килделәр. Аларны «Вакыт» композициясе кызыксындырды — Кече Мәнәвезгә кергән урында авыл халкы да шундый ук әйбер урнаштырырга тели.
Рәфис Хәсәнов.
Фото шәхси архивтан.
Читайте нас: