Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
2 март 2020, 18:10

Бергә бәхетле

Бишбүләктән Айнур hәм Резидә Гәрәевлар өч бала тәрбияли

Гаилә — hәр кешенең тормышында иң мөhиме, без аның хакына яшибез, ә анда балалар көлүе яңгыраса, тормыш яңа төсмерләр ала, ир белән хатынның өр-яңа мөнәсәбәтләре башлана, чөнки хәзер алар яраткан әти-әни.
Айнур Фаил улы hәм Резидә Рәзиф кызы Гәрәевларның ныклы гаиләсе моңа мисал. Ул 2011 елда, танышып, өч ел узгач, яшьләр бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлап, өйләнешергә карар иткәч, барлыкка килгән. Киләсе ел яшь гаилә өчен юбилей елы булачак.
Тугыз ел бергә гомер итү — алай ук күп түгел, әмма бу гаиләдә мөнәсәбәтләр бары тик хөрмәт, ышаныч hәм бер-береңә зур мәхәббәт белән төзелә. Гәрәевлар өч бала тәрбияләп үстерә.
— Күп балалы әни булу авырмы, — дип кызыксынам мин.
— Әйе, әлбәттә, үз кыенлыклары бар, чөнки балалар арасындагы аерма кечкенә, ләкин балаларының шатлыклы йөзләрен күргәндә, теләсә нинди кыенлыклар «юк»ка чыга, — дип мөлаем елмаеп, җавап бирә Резидә Гәрәева.
Резидә Бишбүләк авылының «Умка» балалар бакчасында эшли, хәзер декрет ялында, ире Айнур вахта ысулы белән Төньякта электромонтер булып эшли.
Беренче балалары — кызлары Гүзәл дөньяга килү белән яшь гаилә йорты шатлык, дәрт белән тулылана. Кызлары туганнан соң, алты ел узгач, аларның гаиләсендә икенче бәхет — көтеп алынган уллары гадәти булмаган исемле Айвар туа. Шуннан соң, ир белән әгәр Алла сабый бүләк итсә, hичшиксез, өченчесен дә алып кайтачакбыз, дигән сүз бирәләр. Шулай килеп чыга да — бер елдан соң Әмир исемле малай туа, аңа әле нибары дүрт ай гына.
Кызлары Гүзәл Бишбүләк авылы 2 санлы урта мәктәбенең икенче сыйныфында укый, төрле конкурсларда катнаша. Күптән түгел Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган шигырь укучылар конкурсында беренче урын алып, әти-әнисен шатландырган. Айвар Бишбүләк авылы «Умка» балалар бакчасына бик теләп йөри. Барлык балалар да бер-берсеннән аерылгысыз.
— Ирем эштә булганда, балалар аны бик сагыналар hәм түземсезлек белән көтеп алалар, — ди Резидә Рәзиф кызы.
Нәкъ менә шундый гаиләләр, балаларны дөрес тәрбияләп, шатлык арттырып, җәмәгатьчелек, ил, милләт байлыгы булырга тиеш.
Айгөл ГӘРӘЕВА.
Фото Гәрәевләрнең гаилә архивыннан.
Читайте нас: