Якты юлдан
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Тормыш
6 февраль 2020, 17:20

НИ ӨЧЕН КУНАК КИТКӘЧ ТӘ ӨЙ ҖЫЕШТЫРЫРГА ЯРАМЫЙ?

Туганнарыгыз, балаларыгыз, яки кунакларыгыз өегездән чыгып киткәч тә йортны җыештырырга ашыкмагыз. Югыйсә, аларның кайтыр юлы "юылыр", югалыр. Шундый сынамыш бар.

Кемдер юлга чыгып киткәч, ни өчен шунда ук өйне тәртипкә китерергә ярамый соң?

Якыннарыгыз юлга чыгып киткәч, идән юарга, себерергә ашыкмагыз. Аның кайтыр юлы “юылыр”. Ягъни сез бу кешенең эзләрен юкка чыгарырга мөмкинсез һәм аның сезнең янга башкача әйләнеп кайтмавы ихтимал.

Өйне җыештырырга ярамый, дигән юрама да шуңа охшаш. Шул ук вакытта, ул барасы җиренә барып җиткәч, өй эшләренә тотынырга ярый. Юлга әзерлек вакытында өйдәге кайбер әйберләр урыныннан күчә. Димәк, кеше анда үзенең энергиясен калдыра. Әгәр дә сез бу әйберләрне тизрәк еракка алып куясыз икән, юлчы бу урын белән энергиясен өзә.

Әлбәттә, бу әлегә фән тарафыннан исбат ителмәгән. Шулай да сынамышлар еш кына тормышка аша бит.
https://tatvestnik-t.rbsmi.ru
Читайте нас: