Якты юлдан
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Тормыш
3 февраль 2020, 14:15

Нәрсә ул бәхет

Ает авылында яшәүче күп балалы Хафизовлар гаиләсе бәхетнең нәрсә икәнен төгәл белә, чөнки аларның бәхете — ул гаилә, балаларның шатлыгы, көлүе белән тулы йорт.

Кеше тормышында бөек максат — ул тормыш үзе, ә тормыш дәвам итсен өчен — гомерне дәвам итүчеләр кирәк.
Ирле-хатынлы Раил Касыйм улы һәм Зөлфия Илдар кызы Хафизовлар быел бергә яшәүләренең 20 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Бу еллар дәвамында алар бер-берсенә ярдәм итеп, гаилә учагының җылысын кадерләп саклыйлар. Алар үз көчләре белән төзегән уңайлы йортларында яшиләр. Зөлфия «Урал» кибетендә сатучы, ире «Дим» кооперативында шофер булып эшли. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр һәм чиксез яраталар. Олы кызлары Эльвинага 17 яшь, ул 11 сыйныф укучысы, Гүзәл — 15, улы Илнарга 10 яшь һәм алар барысы да Фатих Кәрим исемендәге Ает урта мәктәбендә белем ала. Иң кечкенәсе Ранелия Ает авылының «Ләйсән» балалар бакчасына йөри, аңа нибары дүрт яшь. Үз балаларын алар тирә-юньдәгеләргә ярдәмчел, тырыш, тәртипле булырга өйрәтәләр. Хафизовларның зур булмаган хуҗалыгы бар, алар барысы да бергә зур тату гаилә булып ярдәм итәләр.
Айгөл ГӘРӘЕВА.
Фото Хафизовларның гаилә архивыннан.
Читайте нас: