Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
10 гыйнвар 2020, 16:20

Контрактчы үз-үзен үтергәнме?

Хабаровск краенда Башкортстан контрактчысының үлеме аның гаиләсен генә түгел, бөтен республиканы да тетрәндерде.

Әлшәй районының Раевка авылыннан 21 яшьлек Андрей Михайловны Хабаровск краеның Бикин шәһәрендә рельсларда табып алдылар. Солдат гаиләсе аның үлемендә элекке хезмәттәше Максимны гаепли, ә ул арада Андрейның йөргән кызы өйдә хушлашу хаты тапкан.
Кыз фикеренчә, егет Максимнан 24 мең сум акча алып торган һәм аны кайтара алмаган. Бу сумма процентлары белән 100 мең сумга җиткән. Һәм Максим аны үтерү белән янаган. Бу көнне ул теләген тормышка ашырачагын әйткән. Андрей хатында кызы белән хушлашкан, яратуын әйткән.
Максимның - үз фаразы. Ул шушы сумма өчен кеше үтермәячәген белдергән һәм Андрейның күп кешеләрдән акча алып, кайтармый торган гадәте булуы турында әйткән. Бу беркемгә дә ошамаган. Максимга Андрейның туганнарыннан янаулар килә башлаган һәм ул полициягә мөрәҗәгать итәргә тели.
Егет, Андрей үз-үзен үтергән, дигән фикердә.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: