Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
16 декабрь 2019, 12:20

Кышкы урманда кеше югалган

13еннән 14 декабрьгә каршы төндә Белорет янындагы кышкы урманда 52 яшьлек ир югалган.

Коткаручыларга аның туганнары мөрәҗәгать иткән. Гадәттән тыш хәл буенча республика дәүләт комитетының авария-коткару хезмәте хезмәткәрләре аны эзләргә чыкты, әмма югалган ирне тапмадылар - ул үзе табылган, мөстәкыйль рәвештә юлга чыккан.
Коткаручылар искәрткәнчә, урманга барыр алдыннан туганнарыгызга планлаштырылган кайту вакыты һәм кая китүегез турында хәбәр итәргә кирәк.
"Җылы һәм уңайлы итеп киенегез, тулы зарядка белән кесә телефоны алыгыз. Кесә телефоннарының заманчалары хәзер навигаторлар белән җиһазландырылган. Бу файдалы функцияне һичшиксез өйрәнегез ", - дип киңәш итәләр ведомствода.
Адашсагыз, паникага бирелергә кирәкми. Бер юнәлештә борылмыйча хәрәкәт итәргә кирәк. Юлга чыккач, аның буйлап барырга киңәш ителә, ул, мотлак, кешеләр янына чыгарыр, дип яза “Башинформ”.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: