Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
6 август 2019, 13:26

Үлеме җәмгыятьне сискәндерде

Дүртөйле районының Семилетка авылында полиция сержанты Илмир Ханов белән хушлаштылар.

Ул 1 августта Ханты-Манси автономияле округының Сургут шәһәрендә кораллы җинаятьчене тотканда һәлак булды.

25 яшьлек егет Патруль-пост хезмәте батальонында хезмәт итә. Бу төнне полицейскийлар ярдәм итәргә теләгән канга баткан ир үзе кораллы җинаятьче булыр дип беркем дә уйламый. Илмирның Сургуттан махсус кайткан хезмәттәшләре, ул үз гомере бәрабәренә иптәше Александр Царегородцевны коткарды, ди. Ләкин үзе пычак белән үлемечле яра ала.

- Илмир Патруль-пост хезмәтенә эләгергә хыялланган. Безгә эшкә урнашу белән аны коллектив бертуганыдай кабул итте. Аңа теләсә кем ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала иде, ул кемгәдер ярдәм итә алуына шат булды, - дип сөйли батальон командиры урынбасары Павел Шихатов.

Илмирның ата-анасы янәшәсендә аның йөргән кызы да утырды. Ул әлегә кадәр сөйгәненең үлеменә ышана алмый. Герой белән хушлашырга Русия Эчке эшләр министрлыгының Дүртөйле районы буенча бөтен личный составы килгән иде.

Полиция сержанты Илмир Ханов туган авылыннан берничә чакрым читтә җирләнде. Аның исеме Туган иленә хезмәттә башын салган полицейскийларның фаҗигале исемлеген тулыландырды. Ул яшәгән Сургут шәһәрендә хезмәттәшләре Башкортстан полицейские исемен мемориаль тактада мәңгеләштерергә җыена.
Читайте нас: