Якты юлдан
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Тормыш
2 август 2019, 13:22

Дональд Трамп Путинга янгыннарны сүндерешергә тәкъдим итте

Русия 2000 елдан алып АКШка табигый катаклизмнарда көрәштә ярдәм күрсәтергә әзер икәнлеген ничәмә тапкыр белдергән иде инде.

Бу хакта ТАСС Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтенә таянып әйтә.


“2000, 2003, 2011 елларда - Нью-Мексико штатындагы; 2005, 2015, 2016 һәм 2018 елларда Калифорния штатындагы янгыннарны сүндерүдә ярдәм тәкъдим ителгән иде”, - диелә ведомство хәбәрендә.


Америка ягы 2005 елда “Катрина” давылы җимерекләрен бетергәндә бездән ярдәм кабул иткән иде. Ул чакта “Катрина” давылы 1,8 меңнән артык кешенең гомерен өзде һәм Яңа Орлеанны тулысынча диярлек җимергән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ул чакта табигый каза үзәгенә 4 Ил-76 самолеты озатылган, азык-төлек китерү оештырылган булган.


Кичә кич, 31 июльдә АКШ президенты Дональд Трамп Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкәндә Себердәге урман янгыннары белән көрәштә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Путин аңа рәхмәтен җиткерде һәм кирәк булса, мөрәҗәгать итәчәкбез, диде.


31 июльгә булган мәгълүматларга ярашлы, урман янгыннарының гомум мәйданы 3 миллион гектарга җиткән. Гадәттән тыш хәл 5 төбәктә саклана. Иң көчле янгыннар Иркустк өлкәсендә һәм Красноярск краенда күзәтелә. Путин йөкләмәсе буенча ут белән көрәшкә Оборона министрлыгы да кушылды.

Читайте нас: