Якты юлдан
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

2020 елда чүп реформасының төп мәсьәләсе – калдыкларны аерым җыю

Русиянең барлык авыл-шәһәрләрендә дә чүпне аерым җыюны кертү планлаштырыла, дип белдерә Русия вице-премьеры Алексей Гордеев.

Икътисадның яңа тармагын булдыру узган ел буенча планны үтәргә комачауламады, дип билгели ул. “Төбәкләрдә чүпне аеру һәм үтильләштерү буенча 45 яңа объект сафка кертелде, тугыз объектның төзелеше тәмамланып килә. Инвестицияләрнең суммар күләме 32,8 миллиард сум тәшкил итте”, - дип китерә Алексей Гордеевның сүзләрен ТАСС агентлыгы. “Экология” милли проекты максатларына ярашлы булган калдыклар белән мөгаләмә итү реформасы Русиядә 2019 елның 1 гыйнварында башланган иде.
https://ashkadarskie-zori-t.rbsmi.ru
Читайте нас: