Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Чүп-чарны контейнерларга салабыз

Район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесе урамнарда каты коммуналь калдыклар җыю өчен контейнерлар барлыкка килүен билгеләп үтте. Бишбүләк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы урынбасары Анатолий Кожаев Бишбүләк авылында контейнерлар урнаштыру буенча эш барышы турында сөйли:

- Январь ахырына авыл биләмәсе хезмәткәрләре тарафыннан 54 контейнер куелды. Шушы көннәрдә тагын 30га якын контейнер әзер булачак. 167 контейнер урнаштыру планлаштырылган, ләкин кирәк булса, санын арттырачакбыз. Контейнерлар Бишбүләктә җитештерелә, тагын Таганрог шәһәреннән китерелер, дип көтелә. Бишбүләк урамнарында да, авыл биләмәсе авылларында да контейнерлар урнаштырылачак. Контейнерлар өчен урыннар алар янына килү уңайлыгын, кешеләр өчен җайлы булуны исәпкә алып, электр тапшыру линияләреннән ераграк сайлап алына. Киләчәктә контейнерлар өчен мәйданчыклар төзекләндереләчәк. Каты коммуналь калдыкларны чыгару атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә башкарыла. Контейнерларга чүп пакетларын яшәү адресына бәйсез рәвештә һәркем сала ала. Габаритлы предметларны контейнерга салырга кирәкми. Контейнерлар урнаштырылган урамнарда яшәүчеләр капчыкларын йорт янында түгел, якындагы контейнерга салсын иде. Агымдагы елның сентябренә барлык чүплекләрне дә бетерәчәкләр.

Ирина МИХАЙЛОВА.
Читайте нас: