Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Һәркем төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш

Башкортстан Республикасында күп квартирлы йортларда, шәхси секторда, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар 2019 елның январендә калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә төбәк операторы белән килешү төзергә тиеш. Бу хакта БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында хәбәр иттеләр.

Мондый килешүләрне төзү кирәклеге Русия Федерациясе Хөкүмәт тарафыннан расланган каты көнкүреш калдыклары белән эш итү кагыйдәләре белән каралган. Килешүләрнең формасы һәм тәртибе хәзерге вакытта республика территориясенә хезмәт күрсәтүче төбәк операторларының рәсми сайтларында урнаштырылган. Безнең районга «Экология-Т» җәмгыятенең төбәк операторы хезмәт күрсәтә (тел. 8 (800) 250-01-85, htp://eko-tko.ru/) хезмәт күрсәтү зонасы — Октябрьский шәһәре, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары.

Чүпне җыю һәм чыгаруның яңа системасына күчүгә бәйле барлык мәсьәләләр буенча БРның төбәк операторларына һәм Экология Министрлыгының 8 (347) 218-03-90 телефоны буенча «кайнар линияләр»гә шалтыратырга була.

2019 елның 1 январеннән безнең республика, бөтен ил кебек үк, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүп-чарны җыю, ташу, эшкәртү, үтильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә халык бу хезмәтләргә билгеләнгән тарифлар нигезендә түләячәк.

Бу эш, барыннан да элек, калдыклар белән эш итүнең заманча, экологик хәвефсезлек системасын формалаштыруга, күпсанлы санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә һәм яңаларын булдырмауга, шулай ук чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү буенча үсеш алган инфраструктура булдыруга юнәлтелгән.

Ирина МИХАЙЛОВА әзерләде.
Читайте нас: