Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 август 2021, 13:50

Дөнья чемпионатын ачу тантанасын туры эфирда карагыз!

БСТ телеканалы үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасын күрсәтәчәк.

Дөнья чемпионатын ачу тантанасын туры эфирда карагыз!
Дөнья чемпионатын ачу тантанасын туры эфирда карагыз!

БСТ телеканалында үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатының ачылу тантанасын күрсәтеләчәк. Ярышларда дөньяның 55 иленнән 1000нән артык спортчы катнаша.

11-23 августта Башкортстан Уфада үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионатын кабул итә. 13 һәм 14 августта грэпплинг буенча ярышлар узды.

16-22 августта - грек-рим һәм ирекле көрәш буенча ярышлар планлаштырылган.


«Уфа-Арена» боз сараенда чемпионатны ачу тантанасы 17 августта 16:00 сәгатьтә узачак. Турыдан-туры трансляцияне республиканың төп телеканалы алып барачак.

Шулай ук, туры эфирны БСТ телеканалының "ВКонтакте"дагы төркемендә карарга мөмкин: https://vk.com/video-27097047_456253539.

Чыганак һәм фото: Башньюс сайтыннан.

Дөнья чемпионатын ачу тантанасын туры эфирда карагыз!
Дөнья чемпионатын ачу тантанасын туры эфирда карагыз!
Автор:
Читайте нас: