Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 июль 2021, 12:10

Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән

Чемпионат 11-23 августта Башкортстан башкаласында була.

Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән
Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән

Уфада 11-23 августта узачак көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән. Аларда барлыгы 1202 спортчы бар Бу хакта Башкортстанның спорт министры Руслан Хәбибов хәбәр итте, дип яза «Башинформ».

«Без беренчелекнең мондый популяр булачагын көтмәгән идек», — диде министр. Ул Россия командасының иң зурысы — 100 кешедән торуын әйтте. Сан ягыннан АКШ командасы — икенче, алардан 70 көрәшче киләчәк. Казахстаннан 46 спортчы килә.

Хәбибов шулай ук ярышларда Олимпия уеннарындагы кебек үк таләпләр үтәләчәген искәртте. Дөнья чемпионаты ковидка каршы барлык чараларны да үтәп узачак, диде ул. 

https://tatar-inform.tatar/news/sport/27-07-2021/ufada-k-r-sh-buencha-d-nya-chempionatyna-54-il-komandasy-terk-lg-n-5831698

Фото: https://www.bashinform.ru

 

Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән
Уфада көрәш буенча дөнья чемпионатына 54 ил командасы теркәлгән
Автор:
Читайте нас: