Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2021, 13:30

Радий Хәбиров Олимпия уеннарында чыгыш ясаячак Башкортстан спортчыларын тәкъдим итте

Токио Олимпия уеннарында Россия җыелма командасы составында Башкортстаннан биш спортчы чыгыш ясаячак. Алар турында бүген, 23 июльдә, Радий Хәбиров сөйләде.

Радий Хәбиров Олимпия уеннарында чыгыш ясаячак Башкортстан спортчыларын тәкъдим итте
Радий Хәбиров Олимпия уеннарында чыгыш ясаячак Башкортстан спортчыларын тәкъдим итте
Радий Хәбиров Олимпия уеннарында чыгыш ясаячак Башкортстан спортчыларын тәкъдим итте
Радий Хәбиров Олимпия уеннарында чыгыш ясаячак Башкортстан спортчыларын тәкъдим итте

Фехтование буенча турнирларда ил данын ике тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Аделина Заһидуллина һәм 2016 елгы Олимпия уеннары чемпионы һәм призеры Тимур Сафин яклаячак.

Спорт ярышларында ишкәкле слалом буенча дөнья кубогы чемпионы, дөнья чемпионаты призеры, Россия чемпионы, Россия чемпионатларының көмеш һәм бронза призеры Алсу Миназова (ул каяк һәм каноэларда ишү буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк), Минскидагы II Европа уеннары җиңүчесе, Бакудагы I Европа уеннары көмеш призеры, юниорлар арасында байдарка һәм каноэларда ишү буенча Европа чемпионы Александр Сергеев һәм күп тапкыр дөнья беренчелекләре призеры һәм күп тапкыр Россия чемпионы Варвара Баранова (алар байдаркаларда һәм каноэларда ишү буенча ярышларда катнашачак) чыгыш ясаячак.

https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/58475-radiy-habirov-predstavil-bashkirskih-sportsmenov-kotorye-vystupyat-na-olimpiyskih-igrah

Фото: https://cdn1.img.sputnik.tj/

 

Автор:
Читайте нас: