Якты юлдан
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 июнь 2021, 10:54

Айрат Хисмәтуллин истәлегенә волейбол буенча турнир узды

Районда якташыбызның казанышларын яхшы беләләр. Айрат Миңнулла улы Кыңгыр-Мәнәвез авылында күп балалы гаиләдә туа.

Айрат Хисмәтуллин истәлегенә волейбол буенча турнир узды
Айрат Хисмәтуллин истәлегенә волейбол буенча турнир узды
Айрат Хисмәтуллин истәлегенә волейбол буенча турнир узды
Айрат Хисмәтуллин истәлегенә волейбол буенча турнир узды

1980 елда яшь перспективалы белгечне Пакистанга Карачи шәһәрендә металлургия заводы төзүгә җибәрәләр. Дүрт ел чит ил командировкасы, мөһим хөкүмәт биремен үтәүдә катнашу аңа киләчәктә кирәк булган бәяләп бетергесез тәҗрибә алырга ярдәм итә. Чит ил командировкасыннан соң «Башэлектромонтаж» тресты директоры булып эшли. 1992 елда Айрат Миңнулла улы Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр министры урынбасары итеп тәкъдим ителә, гомеренең ахырына кадәр «Башимпекс» республика фирмасы генераль директоры вазифасын башкара. Аның ярдәмендә безнең республикага беренче тапкыр сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре өчен чит ил җиһазлары кайтты. Аның катнашында БР районнарында МТС оештырылды, ул безнеп районга ярдәм итте. Айрат Миңнулла улы ярты дөньяны урап чыкса да, туган йортына, яраткан авылына, ватанына тугры калды. Ул Кыңгыр-Мәнәвездә мәчет төзү инициаторы булды. Авылның иң төзек урамнарының берсе аның хөрмәтенә аталды.

Бүген дә аның казанышлары онытылмый, аның исеме яшьләр өчен сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә өндәмә булып хезмәт итә һәм кешенең онытылмавы, ватандашлары хакына игелекле эшләр белән данлыклы булуы турында искә төшереп тора. Якташыбызга рәхмәт йөзеннән Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Марат Яхин Айрат Хисмәтуллин истәлегенә ел саен волейбол турниры үткәрү инициативасы белән чыкты. Турнирны уздыруга Айрат Миңнулла улының туганы Алик Халит улы Хисмәтуллин иганә ярдәме күрсәтте. Ярышларны ачу тантанасына тормыш иптәше Светлана Әсгать кызын, кызы Луизаны, якын дусты Наил Гатауллинны чакырдылар. Турнир башланыр алдыннан авыл биләмәсе башлыгы чыгыш ясады. Наил Габдулла улы Гатауллин бу искиткеч кеше турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Светлана Әсгатовна һәм кызы әлеге чараны үткәрүгә бик шат булдылар, оештыручыларга рәхмәт сүзләре әйттеләр.

Турнирда биш команда катнашты. Киеренке уенда Бишбүләк авыл Советы авыл биләмәсе командасы җиңү яулады, ул Айрат Хисмәтуллин исемендәге кубок һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Икенче урында - Русия Эчке эшләр министрлыгының Бишбүләк районы буенча бүлеге командасы. Өченче урынны урындагы команда яулады.

Римма ӘХМӘТОВА,

Кыңгыр-Мәнәвез урта мәктәбе директоры.

Автор фотосы.

Читайте нас: