Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
22 март 2021, 10:15

Эдуард Латыйпов дөнья кубогының финал этабында көмеш медаль алды

21 мартта спортчыга 27 яшь тулды.

Башкортстан данын яклаучы спортчы Эдуард Латыйпов Швециянең Эстерсунд шәһәрендә биатлон буенча дөнья кубогы этабында масс-старт ярышында икенче урын алды.
Масс-стартта француз Симон Дестье беренче урынны, норвегияле Йоханнес Бе өченче урын алган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә.
Эстерсундта масс-старт — халыкара биатлон сезонының соңгы ярышы. Йоханнес Бе янә «Зур бәллүр глобус»ка ия булган.
Читайте нас: