Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2021, 14:40

Йолдыз исемле йолдыз

Башкала педуниверситетының дүртенче курс студенты балачактан ук төрле ярышларда җиңәргә күнеккән.

–Мин чаңгы ярышлары буенча район ярышларында беренче тапкыр җиңүне ул вакытта туган Кунаккол урта мәктәбенең өченче сыйныфында укыганда яуладым, - ди, үзенең спорт биографиясен елмаеп искә алып, Йолдыз Фазуллина. - Ул вакытта кышкы спорт сезоны ябылу вакыты иде. Шуннан бирле ел саен җиңел атлетика һәм чаңгы ярышлары буенча район ярышларында катнаштым. Һәрвакыт үз яшь категориямдә беренче яки призер булдым. Һәм шулай алтынчы сыйныфка кадәр дәвам итте.
Кызның әти-әнисе, аның җиңүләренә сөенеп һәм физик әзерлек буенча яхшы нәтиҗәләрен күреп, әлбәттә , мәктәп педагоглары белән алдан киңәшләшеп, бик җаваплы карар кабул иткәннәр икән. Һәм менә 7 сыйныфтан яшь чемпион Йолдыз инде Уфа шәһәренең 5нче спорт профильле интернат-мәктәбендә укый башлый. Яшь чагында ук чаңгыда йөгерү һәм винтовкадан ату белән шөгыльләнгән яраткан әтисе Илдус Фазуллинның теләге буенча биатлонны сайлый.
- Биатлон белән11 сыйныфка кадәр җитди шөгыльләндем, - дип дәвам итә спортчы кыз. - Спорт мәктәбеннән соң Акмулла исемендәге Уфа дәүләт педагогика университетының физкультура факультетына укырга керергә булдым. Хәзерге вакытта дүртенче курста укыйм. Биредә рус лаптасы белән мавыктым, тик шулай да чаңгыга карата яратуым кимемәде. Мин бу ике төр буенча университет җыелмасында торам. Команда составында вузара һәм шәһәр ярышларында берничә тапкыр катнашам. Чаңгыда 20 километрга кадәр араны йөгерәм. Һәрвакыт призерлар өчлегенә эләгергә тырышам. Спорт белән мавыгуым укуымда чагылыш тапмый. Бу тыйнак та яңгырамаса да, барлык сессияләрне дә гел "бишле"ләргә генә тапшырам һәм мин уку отличнигы булып торам. Шуңа күрә югары стипендия алам.
Биатлон буенча спорт мастерлыгына кандидат, йөзү, ату, рус лаптасы буенча республика ярышлары призеры үзенең башка спорт мавыгулары турында да сөйли. Соңгы вакытта ул тау чаңгысы белән дә шөгыльләнә башлаган. Шуңа күрә, буш вакыты булса, Йолдыз Уфа тау чаңгысы трассасында гигант слалом белән шөгыльләнә һәм хәтта Кандрага бара, анда да яхшы һәм хәвефсез чаңгы трассасы бар. Ул студентларның короновирус чикләүләре аркасында озак вакыт дистанцион укуда була. Аны еш кына авылдашлары көн саен Кунаккол авылы тирә-ягында чаңгы шуганын һәм кросс йөгергәнен күрәләр.
– Әти белән әнинең без өч бала, - ди Йолдыз Фазуллина. - Әти турында мин әйттем инде. Әниебез бик яхшы хуҗабикә. Өлкән апам Илүзә спорт күнегүләренә караганда акыл үсешенә өстенлек бирде. Ул Мәскәүдә техник университетка укырга керде һәм гаиләсе белән анда яши. Ә менә яраткан энем Ильяс минем кебек булырга тели һәм җиңел атлетика һәм чаңгы спорты белән шөгыльләнергә ярата. Без аның белән Бишбүләк авылында узган «Россия чаңгы юллары -2021» район ярышларында бик яхшы чыгыш ясадык, мин - беренче, ул өченче урын яуладык. Хәзерге вакытта мин аны яңа ярышларга - кышкы спорт сезоны ябылуга әзерлим.
Владимир СМОЛОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: