Якты юлдан
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
25 февраль 2021, 13:40

Ватанны саклаучылар көненә багышладылар

20 февраль көнне Бишбүләк авылының «Җилкән» спорт-сәламәтләндерү комплексында ир-атлар арасында спорт фестивале узды.

Фестивальнең тантаналы өлеше администрация башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Алексей Даниловның котлавыннан башланды. Ольга Данилова, җырлап, бәйрәм алды кәефен тудырды.
Фестивальдә 15 команда катнашты: «Убойная сила» (Ает авыл советы), «Стрела» (Сухоречка авыл советы), «Победа» (Базлык авыл советы), «Альфа» (Калинин авыл советы), «Торнадо» (Елбулактамак авыл советы), «Здоровяк» (Зирекле авыл советы), «Максимум» (Михайловка авыл советы), «Максимум» (Бишбүләк авыл советы), «Орлы» (Кыңгыр авыл советы), «Хамар ял» (Куш-Елга авыл советы), «дружба» (Каменка авыл советы), «Марсель Кашапов» (Биккол авыл советы), «Пульс» (үзәк район дәваханәсе), "Храбрецы" (район хакимияте)), "СМС" (Бишбүләк авылы Мәдәният сарае).
Фестиваль программасы йөзү, винтовкадан ату, урыннан озынлыкка сикерү, баскетбол кәрзиненә туп ыргыту, идәннән күтәрелү, канат тарту кебек ярышларны үз эченә алган иде.
Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
I урын - «Убойна сила» командасы,
II урын — «Торнадо» командасы,
III урын — «Пульс»командасы.
Җиңүчеләр һәм призерлар район хакимияте башлыгы Артур Зарипов кулыннан истәлекле медальләр, дипломнар алды, ә җиңүчегә фестиваль кубогы да бирелде.
Шулай ук аерым сынау төрләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән катнашучылар да бүләкләнде. Кәрзингә туп ыргыту буенча Рөстәм Җиһаншин, озынлыкка сикерү һәм идәннән күтәрелә буенча Никита Волков, йөзү буенча Владимир Вдовин; гәүдәне күтәрү буенча Инзил Кинҗәбаев, алга авышу буенча Александр Смольник, пневматик винтовкадан ату буенча Газиз Сираев иң яхшылары булдылар.
Карина ПАВЛОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: