Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
12 гыйнвар 2021, 14:05

Самара спортчысы милләттәшебез Эдуард Латыйпов биатлон буенча дөнья кубогында җиңде

26 яшьлек спортчы Самара өлкәсенең Камышлы авылында яши.

Биатлончы, Россия җыелма командасы составы әгъзасы, 2019 елгы кышкы Универсиада чемпионы, юниорлар арасында дөнья һәм Европа чемпионы Эдуард Латыйпов дөнья кубогы этабында Россия җыелма командасына җиңү китерде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
Самара өлкәсенең Камышлы авылында яшәүче спортчы катнаш эстафетада алтын медаль алды. Ярышлар Оберхоф шәһәрендә узды.
26 яшьлек спортчы ярышның йомгаклау этабына куелган иде. Соңгы атудан дистанциягә өченче булып китеп, ул финиш сызыгында Франция һәм Норвегиядән көндәшләрен узып китте.
«Хисләр бик көчле. Әле аңлый алмыйм. Команда, ил өчен бик шат, без бүген алтынга ирештек. Команда бик шәп иде, афәрин. Безгә бу уңышка ирешүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт», — ди Эдуард Латыйпов.
Читайте нас: