Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
11 гыйнвар 2021, 12:45

Уфа 2030 елда кышкы Олимпия уеннарын үткәрүгә дәгъва кылачак

Башкортстан башкаласы 2030 елда кышкы Олимпия уеннарын үткәрүгә гариза бирәчәк. Шундый мәгълүмат төбәк телеграм-каналларның берсендә пәйда булды.

Процедурага төгәллек кертелә, диелә документта – ул Уфаның 450 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек чаралары исемлегендә күрсәтелгән. Киләсе 25нче кышкы Олимпия уеннары Италиядә узачак: Миланда һәм Кортинада-д'Ампеццода.
Исегезгә төшерәбез, элек Россия Халыкара ярышлардан ике елга читләштерелде, дип язганнар иде. Димәк, безнең ил спортчылары нейтраль флаг астында гына чыгыш ясый ала, ә зур чаралар Россиядә үткәрелмәячәк.
Чыганак һәм фото: https://gorobzor.ru/novosti/obschestvo/51222-ufa-budet-pretendovat-na-provedenie-zimnih-olimpiyskih-igr-v-2030-godu
Читайте нас: