Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 гыйнвар 2021, 18:55

Ел «Вәгъдәләр йөгереше» белән башланды

Кешенең теләге бар икән, ул hичшиксез, чынга ашачак.

Бары тик күңелең һәм бөтен тәнең белән омтылырга, максат куеп, бу юнәлештә хәрәкәт итә башларга кирәк. Һәм бернигә дә карамастан, теләгең тормышка ашачак. Менә шул уңайдан Яңа елның беренче көнендә безнең район үзәгендә Әхмәтов исемендәге паркта 2021 метрга «Вәгъдәләр йөгереше» спорт марафоны узды. Анда катнашучылар үзләренең тизлекләрен һәм вакытка үз спорт мөмкинлекләрен күрсәтүне максат итеп куймады. Алар хәтта финишка таба түгел, ә үз теләкләрен үтәргә йөгерде. Быел, Бишбүләк авылында җиденче тапкыр билгеләп үтелүче йөгерештә «Вектор» яшьләр үзәгеннән, "Җилкән" спорт-савыктыру комплексыннан, «Яшь гвардия» активистлары hмм волонтерлар, барлыгы 25 кеше катнашты. Алар барысы да күкрәк санына 2021 елга үз теләкләрен язды. Һәм беренче көнне дуслары һәм фикердәшләре белән үз хыялларына таба ышанычлы адымнарын ясый башладылар.
Владимир СМОЛОВ.
Наталия СМОЛОВА фотосы.
Читайте нас: