Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 ноябрь 2020, 17:12

Сербиядә самбо буенча дөнья чемпионаты һәм беренчелеге старт алды

Башкортстанда туып-үскән Фирзан Дилмиев җыелма команда копилкасын алтын медаль белән тулыландырды һәм үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады.

Эпидемиологик вәзгыять катлаулы булуга карамастан, ярышларга дөньяның 30 иленнән 400дән артык спортчы килгән. Русияне 40 спортчы тәкъдим итте.

Башкортстанда туып-үскән Фирзан Дилмиев җыелма команда копилкасын алтын медаль белән тулыландырды һәм үз авырлык категориясендә беренче урынны яулады. Фирзан Дилмиев Аскын районының «Батыр» физкультура-сәламәтләндерү комплексы тәрбияләнүчесе булып тора. Аның тренеры - Руслан Аббязов.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Русия җыелма командасы ун медаль яулады: җиде алтын һәм өч көмеш.

Фото: Башинформ агентлыгы.
Читайте нас: