Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 ноябрь 2020, 14:11

«Олимп» янә җиңү яулады!

Уенның йомгаклау исәбе безнең файдага 7:0

1 ноябрьдә Уфа шәhәренең Шакша микрорайонындагы «Юлаевец» спорт комплексының боз мәйданчыгында күптәнге ике көндәш — Бишбүләк авылының «Олимп» хоккей клубы белән Әлшәй районының «Дим» хоккей клубының очрашуы булды. Уен Уфа hәвәскәрләр хоккей лигасы чемпионатының чираттагы туры кысаларында узды.
Ике команда уенчыларын сәламләргә hәм аларга теләктәшлек күрсәтергә УЛХЛ рәисе Альберт Ильясов, Бишбүләк районы хакимияте башлыгы Артур Зарипов, Бишбүләк районы кулланучылар җәмгыяте рәисе Ринат Гәрәев, Бишбүләк районы хоккей федерациясе җитәкчесе Рим Гаделшин hәм Бишбүләк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Александр Семенов килде. Алар хоккейчыларга гадел hәм киеренке көрәш, яңа казанышлар hәм җиңүләр теләде.
Рәис Ринат Гәрәев җитәкчелегендәге Бишбүләк райпосы «Олимп» хоккей клубы уенчыларына яңа хоккей свитерлары тәкъдим итте.
Беренче ике период киеренке булды. Исәпне олимпчылар ачты, аннары Әлшәй районының «Дим» командасы исәпне тигезләде. Икенче периодта «Олимп» ХК янә алга чыкты, әмма Әлшәй районы егетләренең уңышлы контратакасы очрашуның исәп-хисабын кабат тигезләргә мөмкинлек бирде. Өченче периодта «Олимп» инициативаны ныклап алды hәм көндәшләр капкасына җавапсыз биш алка кертте. Нәтиҗәдә «Олимп» хоккей командасы 7:2 исәбе белән җиңү яулады. Безнең егетләр янә бердәмлек hәм җиңүгә омтылыш күрсәтте.
Уен күп кенә кискен hәм дулкынландыргыч мизгелләр белән мавыктыргыч булды.
Айгөл ГӘРӘЕВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: