Якты юлдан
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2020, 16:30

Көрәш буенча чемпионнар үстерәчәкләр

Бишбүләк авылы 1 санлы урта мәктәптә көрәш залы ачылды

Узган елның февраль аенда безнең республика «Мәктәпләрдә көрәш» федераль проектын гамәлгә ашыру буенча пилот төбәк булды. БР Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән Башкортстанда «Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә спорт көрәше» проекты эшли башлады. Радий Фәрит улы яшүсмер елларында әлеге спорт төре белән шөгыльләнгән hәм яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Ул — ирекле көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат.
Башкортстан Республикасы көне алдыннан Бишбүләк авылы 1 санлы урта мәктәбендә көрәш белән шөгыльләнү өчен яңа заманча спорт залы ачылды.
РФ hәм БР Гимннары яңгырый. Тантаналы чарада мәртәбәле кунаклар: район хакимияте башлыгы урынбасарлары, мәгариф бүлеге начальнигы, авыл биләмәләре башлыклары hәм тренер-укытучы белән яшь көрәшчеләр катнаша. Бәйрәм чарасын башлангыч сыйныф укучылары спорт турында шигырьләр hәм җырлар белән ачып җибәрә.
Наил Габдулла улы билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте мәгариф учреждениеләрендә физик культура hәм спортны үстерүгә hәм яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше алып баруга зур игътибар бирә. 9 октябрьдә республиканың 40 гомуми белем бирү мәктәбендә көрәш буенча 46 спорт залы ачылды, анда беренче чиратта башкорт милли көрәше үстереләчәк. Бу спорт проекты БР Хөкүмәте, БР Спорт hәм яшьләр сәясәте министрлыгы hәм БР Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылды. Район хакимияте башлыгы яшь көрәшчеләргә hәм аларның тренерларына сыгылмалык, көч, җиңүгә спорт ихтыяры тәрбияләргә hәм hичшиксез чемпион булырга hәм, әлбәттә инде, Ватанны саклаучылар булырга теләде. Бишбүләк авылы 1 санлы урта мәктәбе директоры Олеся Витальевна Идрисова соңгы өч елда дүрт төбәк проекты ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Бу — «Цифрлы белем бирү мохите» проекты, аны гамәлгә кертү кысаларында мәктәп ике миллион сумнан артык суммага компьютер җиhазлары алды. «Сәламәт буын — көчле төбәк» спорт-белем бирү проекты кысаларында беренче сыйныф укучылары белән «Җилкән» физкультура-савыктыру комплексы тренерлары белән бергә бассейнга барып, гомумфизик әзерлек дәресләре үткәрелә. «Сәламeт елмаю» проекты буенча мәктәптә миллион сумнан артык суммага стоматология кабинеты җиhазландырылган. Бүген дә укучылар мәктәп бинасыннан чыкмыйча гына профилактик процедуралар hәм тешләрен дәвалый. Мәктәптә шулай ук «Взлетай» пилот проекты тормышка ашырыла, анда өлкән сыйныф укучылары модульләр буенча катнаша: шахмат уйнарга, спорт белән дус булырга, башкортча ирекле сөйләшә hәм руль артына утырырга өйрәнә. Мәктәп директоры укучылар, педагоглар исеменнән район хакимиятенә зур рәхмәт белдерде.
Аннары яшь көрәшчеләр ыргылышларны үтәү буенча манекеннар белән эшләү күнекмәләрен күрсәтте. Тамашачылар күргәннәреннән канәгать калды. Аларны көрeш залының җиhазлары, балаларның чыгышлары да таң калдырды. Чара ахырында башлангыч сыйныф укучылары «Алга, Русия!» җырын башкарды.
Владимир СМОЛОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: