Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
13 Май 2019, 12:01

Шахмат — логикалы уен

5 — 6 май көннәрендә Фатих Кәрим исемендәге урта мәктәптә Җиңү көненә hәм Советлар Союзы Герое Хәмит Гаделшин истәлегенә багышланган беренче шахмат турниры булып узды.

Уеннарның беренче көненнән соң Алмаз Ганиев, Илдар Шамаев, Илназ Сәбахов hәм Илнара Бикмөхәммәтова алда барды. Ярышларда 5 — 10 сыйныфларның 15 укучысы катнашты. Беренче көнне түгәрәк система буенча 52 партия уйналды.

Беренче урынны 5 нче сыйныфтан Алмаз Ганиев яулады, ул 14 мөмкин булган баллдан 13 балл җыйды. Икенче урынны унынчы сыйныф укучысы Морат Гайнетдинов hәм сигезенче сыйныф укучысы Илнар Сәбахов бүлеште. Өченче урынны Илдар Шамаев яулады. Илнара Бикмөхәммәтова белән Вадим Вахитов дүртенче hәм бишенче урыннарны бүлеште.

Зөлфия ШӘФЫЙКОВА,

«Шахмат калейдоскобы» өстәмә белем бирү берләшмәсе җитәкчесе.

Автор фотосы.
Читайте нас: