Тренер Петр Николаевның тәрбияләнүчеләре тагын бер тапкыр фанатларны hәм йөгерүне яратучыларны Туймазы шәhәрендә узган җиңел атлетика кроссы буенча республика ярышларында яхшы нәтиҗәләр белән сөендерде. Биредә республика дәрәҗәсендәге булачак чемпион барлыкка килде. Яхшы өметләр баглаган Михаил Гребенюк 600 метр дистанциядә 31 катнашучы арасында икенче урынны алды. Ул Татарстаннан җиңел атлетка секундлар өлешенә генә артта калды. Аның сүзләренә караганда, йөгерү тактикасы комачаулады, аны төзәтеп була hәм борчылырга урын юк. Роман Гәрәев hәм Анастасия Иванова үзләренең яшь тәркемнәрендә дүртенче булды: бу да начар түгел.