Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
7 Май 2019, 13:49

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм: "Автоспорт – чыгымлы спорт төре, миңа да спонсорлар кирәк"

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның улы, яшь узышчы Рөстәм Фәтхетдинов Россия чемпионатының беренче этабында җиңде. Хәзер ул Россия беренчелегенең чемпион титулына дәгъва кыла.

- Беренче тапкыр рульгә балачакта ук утырдым, әтинең алдына утырып йөргән килеш. Аннан соң әти машинасын да биргәләде. Дөрес, ул кеше йөрми торган урыннарда, шәһәр читендә, юлсыз җирләрдә иде. Әти автоузышларга да үзе белән ала иде.


Шул мохиттә кайнау, кызыксыну үзенекен итте, күпмедер вакыттан соң үземдә автоузышларда катнашу теләге барлыгын тойдым. Башта прокат картингка утырдым, аннан соң яхшырак автомобильләр – багги иярләргә туры килде.


Соңгы өч елда инде “Фольксваген”да узышам. Тренерым минем, нигездә, әти. Ул мине өйрәтте дә, күрсәтте дә, сүкте дә. Судья да, әти дә ул минем.

Читайте нас: